ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Ольга Васильева: Тарих фәненнән БДИ мәҗбүри булырга тиеш

20 февраль 2017, 13:32

Ольга Васильева: Тарих фәненнән БДИ мәҗбүри булырга тиеш Россия Мәгариф һәм фән министры бу мәсьәләне күтәрергә кирәк дип искәрткән.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия тарихы фәненнән БДИ тапшыру мәҗбүри булырга тиеш. Бу хакта “Укучылар күзе белән ХХI гасырда Россия тарихы” бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Үз чыгышында Галина Николаевна (Федерация Советы рәисе урынбасары Галина Карелова – Т.И.) Россия тарихы фәненнән бердәм дәүләт имтиханы булырга тиеш дип җиткергән. Мин дә тарихчы буларак, аның мәҗбүри булырга тиешлегенә инанам”, - дип белдергән министр.

“Әлбәттә, бу мәсьәләне тикшерү кирәк. Ләкин кеше 11 ел укып, үз тарихын белми булдыра алмый”, - дип искәртән Васильева.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10