ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан ишегалларының 70 проценты чистартылган

20 февраль 2017, 12:40 , Фото: Султан Исхаков

Казан ишегалларының 70 проценты чистартылган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә чистарту сыйфаты начар булган “Елга аръягы”, “Безнең йорт”, “Ямь” компанияләренең идарәчеләре шелтә алды.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүгенгә Казан ишегалларының 70 проценты тиешле дәрәҗәдә чистартылган. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенә эшне җил һәм кар өстәде, дип искәртте эшлекле дүшәмбедә Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

“Үткән атнада һәм шәмбә көнне яуган кар эш өстәде. Атна буе көчәйтелгән режимда эшләдек. Бүгенге көнгә ишегалларның 70 проценты тиешле хәлдә. Кайбер районнарда чистарту сыйфаты расланган нормаларга туры килми. Район башлыкларының “Елга аръягы”, “Безнең йорт”, “Ямь” компанияләренең идарәчеләре эшчәнлегенә игътибар итүләрен сорыйм”, - дип искәртте ул.

Сүз уңаеннан, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, үткән атнада явым-төшемнәрнең ай нормасының яртысы яуган. Бүгенгә норма 18 процентка артык, дип белдергәннәр эшлекле дүшәмбедә.

Ел башыннан шәһәр юлларыннан 520 мең тонн кар чыгарылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда, 25 процентка күбрәк. Моннан тыш, 75 мең тонн бозлавык булдырмый торган материал тотылган. Шуның 6 мең тоннасы үткән атнада кулланылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10