ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән

20 февраль 2017, 09:47

Саратов өлкәсендә һәлакәттә 6 кешенең гомере өзелгән Кара-каршы бәрелешкән машинадагы кешеләрнең барысы да үлгән.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Саратов – Түбән Новгород трассасында алты кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта өлкәнең Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.

Дүшәмбе иртәсендә килеп чыккан һәлакәттә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Мәскәү өлкәсендә теркәлгән Kia Rio машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Самара өлкәсеннән булган Nissan Almera белән бәрелешкән. Беренче машинада – 5, икенчесендә йөртүче генә булган: барысы да урында ук һәлак булган.

Машинада балалар булу-булмавы хакында әлегә хәбәр ителми.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10