ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад, Архив

Казанда стационар булмаган кибетләрне урнаштыру буенча сәүдә апрельгә билгеләнде

20 февраль 2017, 09:06

Казанда стационар булмаган кибетләрне урнаштыру буенча сәүдә апрельгә билгеләнде Эшмәкәрләргә сәүдә объектларын урнаштыру хокукы биш елга бирелә.

(Казань, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Быелның апрелендә Казанның Кулланучылар базары комитеты шәһәр биләмәсендә стационар булмаган сәүдә нокталарын урнаштыру хокукы өчен беренче сәүдәләр оештыра.

Сәүдәгә 539 объектны урнаштыру хокукы куела. Бу хакта бүген шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов җиткерде. Эшмәкәрләргә сәүдә объектларын урнаштыру хокукы биш елга бирелә. Башлангыч бәя җир участогының кадастр бәясенә бәйле булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10