ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакай балаларының иминлеген кайгырталар

20 февраль 2017, 07:00

Азнакай балаларының иминлеген кайгырталар Соңыннан балаларга «Сезне закон яклый», «Үз-үзеңне якла» дигән белешмәләр таратылды.

(Азнакай, 20 февраль, "Татар-информ"). Азнакай балаларының иминлеген кайгырталар, дип яза aznakaevo-rt.ru сайты.

«Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм баларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә балигъ булмаганнарны җәберләүләрне кисәтү буенча дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Г.Габдуллина һәм психолог Л.Сабирова балаларга әлеге проблема хакында сөйләде, ә юрисконсульт Р.Хәйруллина ООН Конвенцииясе, РФ Конституциясе һәм Гаилә Кодексы нигезендә мондый гамәлләр өчен өлкәннәрне нинди җаваплылык көткәнен, балигъ булмаганнарның хокукларын, андый хәлгә тарыганда яшермәскә кирәклеген аңлатты.

Соңыннан балаларга «Сезне закон яклый», «Үз-үзеңне якла» дигән белешмәләр таратылды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10