ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Азнакай районы Мәлбагыш авылында физкультура укытучысы истәлегенә волейбол ярышы узды

19 февраль 2017, 23:00

Азнакай районы Мәлбагыш авылында физкультура укытучысы истәлегенә волейбол ярышы узды
Анда туган авылы Әлкәй мәктәбе укучылары да катнашты.

(Азнакай, 19 февраль, "Татар-информ"). Азнакай районы Мәлбагыш авылында физкультура укытучысы истәлегенә волейбол ярышы узды дип яза aznakaevo-rt.ru/ сайты.

Мәлбагыш мәктәбендә укучылары һәм авылдашлары күңелендә якты эз калдырган, озак еллар физкультура укытучысы, мәктәп директоры, профсоюз рәисе вазифаларын башкарган Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә, оборона - масса айлыгы кысаларында волейбол ярышлары узды.

Анда туган авылы Әлкәй мәктәбе укучылары да катнашты. Авыл җирлеге башлыгы, тормыш иптәше Илмира Әхтәмова укучыларга рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды. Дусларча очрашу чәй табыны белән тәмамланды. Киләчәктә дә һәр елны Әхтәмов Әгъдәс Әгъдәм улын искә алу кичәләрен дәвам итәргә килештеләр, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10