ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алабугада нефть чыгару күләме кимегән

19 февраль 2017, 15:00

Алабугада нефть чыгару күләме кимегән Быел Алабуга нефтьчеләре 16 яңа нефть скважинасын кертергә һәм алардан 21 мең тоннадан да ким булмаган дәрәҗәдә нефть чыгарырга ниятли.

(Алабуга, 19 февраль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабуга нефтьчеләре былтыр 1960 мең тонна нефть чыгаруга ирешкән. Бу 2015 елдагы күләмгә караганда 1,4 процентка ким. “Прикамнефть” идарәсенең башлыгының урынбасары Михаил Вьюков шундый саннар китерде, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.

– Нефть бәясе тиз үзгәрә, аның төшүе 2016 ел башында компания эшчәнлегенең хуҗалык планнарын кире карарга мәҗбүр итте, – диде ул. Операция чыгымнарын 10 процентка, капитал кертемнәрне 30 процентка киметергә туры килде.

Бүген “Прикамнефть” идарәсе 22 нефть чыганагында эш алып бара. Аларның күбесендә эш тәмамлану алдында. Быел Алабуга нефтьчеләре 16 яңа нефть скважинасын кертергә һәм алардан 21 мең тоннадан да ким булмаган дәрәҗәдә нефть чыгарырга ниятли, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10