ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Балтачта өлкән укытучыларга мактаулы исем бирелә

19 февраль 2017, 09:00

Балтачта өлкән укытучыларга мактаулы исем бирелә Бөрбашны таныткан авыл имамы Җәлил хәзрәт Фазлыевка «Игелекле остаз» исеме бирелде.

(Балтач, 19 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенеӊ бик матур гамәле барлыкка килде. Узган елдан башлап, даими рәвештә мәктәпне тәмамлаучыларныӊ очрашуы вакытында олы яшьтәге укытучыларга мактаулы исемнәр бирелә башлады, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Элеккеге укучылары каршында чын күӊелдән әйтелгән яхшы теләкләр белән бергә мондый исемне алу ул үзе бер зур дәрәҗә, аерым бер танылу. Мәктәп директоры Гүзәл Бариева «лаеклы укытучыларыбыз күп булса да, дәуләт бүләкләре барлык кешегә бирелми. Әмма без укучылар исеменнән, халык исеменнән үзебезнеӊ исемнәрне бирә алабыз» бит», дип бик матур итеп бу тантананы ачып җибәрде.

Бу елдагы очрашуда 90 яшьлек, башлангыч мәктәптә укучыларга хәреф танырга, язарга өйрәткән Сания Хайруллина, Бөрбаш, Алан, Пүскән, Нормабаш, Бөрбаш Сәрдегәне балаларына математика серләрен ачкан Суфия Исхакова 80 яшьлек гомер бәйрәменә «Атказанган укытучы» исеменә лаек булдылар. 70 яшькә бик матур, тигез гомер кичереп килгән лаеклы ялдагы укытучылар Мансур һәм Гәүһәрия Шәрифуллиналарга, заманында НВП фәнен бирүдә чын белгеч булган Наил Шакировка «Укытучы-остаз» исемен бирү турындагы карарны зал хуплап алды. Күпләргә билгеле шәхес, Бөрбашны таныткан авыл имамы Җәлил хәзрәт Фазлыевка «Игелекле остаз» исеме бирелде.

Ә беренче тапкыр «Атказанган укытучы» исеменә узган елгы очрашуда башлангыч мәктәп укытучысы, бу елда да очрашуда урыны түрдә булган Маһинур Нуретдинова лаек булган иде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10