ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Мәдәният

Аксубайда җирлекара эстафета башланды

19 февраль 2017, 03:00

Аксубайда җирлекара эстафета башланды Проектның максаты – халыкны туган төбәкнең үткән һәм хәзерге тарихына җәлеп итү; җирдә хезмәт куйган кешеләргә дан җырлау.

(Аксубай, 19 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районында “Туган җирем, синең белән горурланам һәм сөенәм“ проекты кысаларында җирлекара эстафета башланды, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Проектның максаты – халыкны туган төбәкнең үткән һәм хәзерге тарихына җәлеп итү; җирдә хезмәт куйган кешеләргә дан җырлау, соңгы елларда авылларны чәчәк аттыруга, кешеләрнең тормышын ямьләндерүгә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне күрсәтү.

Җирлекара эстафета кунакчыл Беловка җирлегендә – Беловка, Яңа Үзи, Алексеевск, Сергеевск авыл мәдәният йортларыннан башланып китте. Бәйге катнашучыларының чыгышларына составында Татарстанның атказанган укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Валентина Селезнева, район ветераннар Советы рәисе Галина Бобкова, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, район Мәдәният йортының клуб эшләре методикасы буенча белгече Ирина Сәлахова булган мәртәбәле жюри бәя бирә. Проектның жюри составын чуаш куасы, рус икмәге, татар бавырсагы һәм дәртле җырлар белән каршы алдылар.

Проектта катнашучыларны Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов котлады. Балалар, клуб берләшмәләре катнашучыларының чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Аеруча да “Деревенька“, “Йетес туртасси“, “Таван ял“, “Пилеш“ фольклор коллективлары, солистлар чыгышы халык күңелен яулады, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10