ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Марат Әхмәтов Алексеевск районы Советы утырышында катнашты

18 февраль 2017, 11:14

Марат Әхмәтов Алексеевск районы Советы утырышында катнашты Алексеевск районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалган.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш алдыннан министр район башлыгы Владимир Козонков белән бергә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең Мәдәният йорты фойесында продукция күргәзмәсен карап чыккан.

Пленум барышында Владимир Козонков 2016 елга нәтиҗә ясаган һәм киләсе елга бурычларны билгеләгән. Шуларның берсе – Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең биологик чистарту корылмасын реконструкцияләү. Кыр Шенталасы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хәмәдиев һәм фермер Наталья Александрова үз чыгышларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм һәм яшьләр өчен авылда яшәү шартлары тудыруда дәүләт ярдәме мәсьәләләрен күтәргән.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында муниципаль берәмлеләрнең социаль-икътисади рейтингында үз үсешен һәм позицияләрен күтәрү өчен Алексеевск районы яхшы потенциалга ия дип искәрткән. 

Район советы утырышы муниципаль районның хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10