ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән егете эшче һөнәрләр чемпионатында бүләкләнде

18 февраль 2017, 23:00

Чирмешән егете эшче һөнәрләр чемпионатында бүләкләнде Казан дәүләт аграр университетының өченче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

(Чирмешән, 18 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Казан дәүләт аграр университетының өченче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills) төбәк чемпионатында катнашып, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Анда Марсель Габдерәхим улы авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү бәйгесендә сыналган, тракторларның клапаннарын, сабаннарны, пресс-подборщиклары көйләп күрсәткән, ягулык системасын, комбайннар төзәтүдә осталыгын дәлилләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10