ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Яшел Үзән егетләре Яшь һөнәрчеләр конкурсында уңышлы чыгыш ясады

18 февраль 2017, 02:00

Яшьләрнең 14-19 октябрендә Абу-Дабида дәүләтебез һәм Россия флагы данын яклау бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бар.

(Яшел Үзән, 18февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Эшче һөнәрен популярлаштыру, яшь һәм инициативалы яшьләрне шуңа тарту, җәмгыятьтә аларның дәрәҗәсен үстерүне төп максаты итеп куйган, дөньяда Олимпиада хәрәкәте белән бер рәткә куярлык иң зур – WorldSkills International (WSI) – «Яшь һөнәрчеләр» конкурсы үткәрелеп килә, дип яза районның "Яшел Үзән" газетасы.

2019 елда Казанда уздырылачак дөнья чемпионатында көч сынашырга лаеклы яшь һөнәрчеләрне сайлап алу этап бәйгеләрендә безнең якташларыбыз катнаша һәм призлы урыннарны яулый. Менә 1-3 февральдә республикабыз башкаласында узган өлкә чемпионатында хәтта I урынга лаек дип табылган студентларыбыз да бар. Аларның берсе – ЗИМИТ КНИТУ-КАИның II курс студенты Булат Бикмуллин. Ул үзенең һөнәри осталыгын «Эретеп ябыштыру технологияләре» номинациясендә күрсәтте.

– Андый зур бәйгедә дулкынланмый булмыйдыр инде ул. Шулай да үзеңне кулга алырга кирәклеген аңлыйсың һәм, барлык ихтыяр көчеңне җыеп, биремне үтәргә керешәсең. Чөнки игътибарны әз генә киметсәң дә, ялгышлык китүен көт тә тор. Сыйфат таләпләрен җиренә җиткереп үтәү өчен, эретеп ябыштыручылар сызымнарны укый белергә, стандарт һәм маркировкаларны, материалларның характеристикаларын аңларга, сварканың кирәкле технологияләрен кулланып эшли белергә тиеш. Шулай ук куркынычсызлык техникасын да үтәргә кирәк. Бу конкурста катнашу минем өчен бик зур тәҗрибә. Беренче урынны ук яулармын дип уйламаган идем, мин, әлбәттә, бик шат! Безне өйрәтүгә күп көч куйган остазларыбызга, кирәкле җиһазлар белән тәэмин иткән Горький исемендәге завод җитәкчелегенә бик зур рәхмәт әйтәсем килә! – ди Булат.

– 35 егет арасыннан бигрәк тә өметле күренгән 5есен «Яшь һөнәрчеләр» конкурсында катнашырга аерып алдык. Күргәнегезчә, иң-иңе Булат Бикмуллин булып чыкты. Студентларны әзерләү өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» һәм КАИның Яшел Үзән филиалы төп база булды. Яшьләр тырышты, барлык буш, ял вакытларын бәйгегә әзерләнеп уздырды һәм предприятие, институт администрациясенең, җитәкчеләрнең, укытучыларның өметләрен һәм ышанычларын акладылар. Афәрин! – ди, укыту һәм җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Марс Сабиров.

Группа җитәкчесе Любовь Мотрушенко да үз студентын яхшы яктан гына характерлады: ул тырыш кына түгел, бик тәрбияле дә, аралашучан да, спорт белән дә дус – татарча көрәш белән шөгыльләнә, диде. Булат бүген дә Горький исемендәге заводның укыту үзәгеннән кайтып керми – Хабаровск өлкәсе Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә 21 мартта узачак бәйгенең чираттагы этабына әзерләнә. Анда җиңүчеләр – Краснодарда, «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia) V Милли чемпионатының финалында катнашу хокукына ия булачак.

– Безнең яшьләрнең, 2017 елның 14-19 октябрендә Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) дәүләтебез һәм Россия флагы данын яклау бәйгесендә катнашачак җыелма командасына эләгергә барлык мөмкинлекләре дә бар. Чөнки алар авырлыкларны җиңә алуларын, җитәрлек белемле, оста һәм күнекмәле булуларын исбатлады инде, – ди, укучылары өчен чын күңелдән янып йөрүче Марс Габделхак улы, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10