ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Җәмгыять

Кукмарада "Нурминкә елгасының бүгенгесе һәм киләчәге" дигән проект семинары үтте

18 февраль 2017, 05:00

Кукмарада Семинарда район башлыгы Сергей Димитриев, актив кукмаралылар катнашты.

(Кукмара, 18 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада "Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлеше төзекләндереләчәк, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Проектлау белән шөгыльләнүче Казан белгечләре, кукмаралылар белән очрашып, узган ел Нурминкә елгасы яр буенда башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, теләк һәм тәкъдимнәрне, фикерләрне язып алдылар.

2016 елда елганың яр буенда, чыннан да, бик күп эшләнде. Җәяүлеләр юлы, эскәмияләр, амфитеатр – болар барысы да бистәне бизәп, үзгә бер ямь биреп тора.

"Архитектура десанты" остаханәсе архитекторы Артем Малыхин семинарда катнашучыларга киләчәктә башкарылачак эшләр хакында сөйләде. Архитектор планында фонтан, төрле чаралар үткәрү өчен трибуна белән сәхнә урнаштыру, скейтбордчылар өчен мәйданчык, шахмат уйнау өчен өстәлләр, арт-объектлар, ике ярны тоташтыручы күпер ясау, төзекләндерелгән чишмә дә бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10