ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

Качалов театрында бүген "Трехгрошовая опера"ны 200нче тапкыр уйныйлар

17 февраль 2017, 18:43

Качалов театрында бүген Шулай спектакльнең туган көнен билгеләп үтәләр.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). В.И.Качалов исемендәге рус Зур драма театры спектакльнең юбилеен бәйрәм итә. Бүген "Трехгрошовая опера"ны 200нче тапкыр уйныйлар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Бертольт Брехтның дөнья драматургиясе өчен әһәмиятле саналган әлеге пьессасы театр сәхнәсендә 2000 елдан бирле куела. Александр Славутский сәхнәләштергән спектакль 17 ел эчендә Казанда гына түгел, Франция, Болгария, Македония, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Краснодар, Сочи, Уфа, Чиләбе, Ярославль, Ростов-Донда узган гастрольләр һәм фестивальләр вакытында да зур популярлык казанган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10