ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" исеме билгеле булды
Эльмир Низамов Чемпионатка багышлап “Футбол тубы” җырын язган
Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа әгъзалары билгеләнде
Чаллыда ике яшьлек кызын ачлыктан интектергән анага штраф салганнар
Татарстан депутатлары Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртү тәкъдимен хуплады

Җәмгыять

УФАС: «Казан — Кощаково» һәм «Казан — Питрәч» маршрутлары бәяләре законсыз арткан

17 февраль 2017, 10:57

УФАС: «Казан — Кощаково» һәм «Казан — Питрәч» маршрутлары бәяләре законсыз арткан   Монополиягә каршы федераль хезмәт «КПАТП-1» һәм «Автовокзал "Буревестник"ка» карата үзара килешүдә шикләнеп, эш кузгаткан.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ). Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте (УФАС) «Казан — Кощаково» һәм «Казан — Питрәч» маршрутларына автобус бәяләрен арттыру сәбәпле административ хокук бозу буенча эш кузгатты, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

«КПАТП-1» һәм «Автовокзал "Буревестник"» оешмаларына карата көндәшлекне чикләү максатыннан үзара килешү билгеләре буенча эш кузгатылган.
Монополиягә каршы федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, «Казан — Кощаково» маршруты буенча тариф пассажир-километр өчен 1,27 сумнан 2,74 сумга кадәр һәм 2,93 сумга кадәр «Казан — Питрәч» маршруты буенча арттырылган. Әмма Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте бәя арттыруга бернинди объектив сәбәп тапмаган.

«КПАТП-1» җәмгыятенә гамәлдәге законны бозу очракларын туктату турында күрсәтмә бирелгән, ә материаллар административ хокук бозу буенча эш кузгату өчен Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкиленә тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10