ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Путин Португалия башлыгы Марселу Ребелу де Соуза белән очрашты
Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә
Инстаграмда Гүзәл Яхинаның шәхси бите ачылды
Казан, җанатарларны бәлеш белән сыйлап, Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде
Владимир Путин Россия – Мисыр матчын карамаган

Җәмгыять

Татарстанда эковолонтерлар саны арта

17 февраль 2017, 07:23 , Фото: eco.tatarstan.ru

Татарстанда эковолонтерлар саны арта Районнарда “Чистабулачак” экологик хәрәкәттә катнашучылар күбәя бара.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда эковолонтерлар саны арта бара. Республикада “Чистабулачак” экологик хәрәкәт активистлары күбәя. Бүген алар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән очрашты һәм 2017 елга эш планнары буенча фикер алышты, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Түбән Камада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләренең Чулман аръягы “Чистабулачак” экологик хәрәкәт активистлары белән очрашуы үтте. «Экология елында безгә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча күп мәсьәләрне чишү бурычы тора. Мин әлеге хәрәкәткә Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнары яшьләре актив кушылыр дип уйлыйм», – дип белдерде министрлыкның Чулман аръягы идарәсе җитәкчесе Алексей Лобанов.

Волонтеров ЭКОдвижения становится все больше! Сотрудники Минэкологии с активистами движения «БУДЕТЧИСТО» обсудили план совместной работы на 2017 год.

“Чистабулачак” экологик хәрәкәте шулай ук Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай, Алабуга районнарында да актив җәеләчәк.

2017 елга эш планнары буенча фикер алышу Чаллы шәһәрендә Чулман территориаль идарәсе инспекторлары белән үтте. Экологлар белән бергәләп экологик хәрәкәттә катнашучылар санитар шимбәләргә чыгачак, төзекләндерү буенча акцияләрдә катнашачак, сулыклар чистарту, балалар өчен экологик дәресләр алып баруда актив булачак, дип җиткерә министрлыкның матбугат хезмәте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10