ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Җәмгыять

Телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенә Татарстан парламенты вәкиле сайланды

16 февраль 2017, 16:36

Телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенә Татарстан парламенты вәкиле сайланды Апрель аенда конкурс комиссиясе утырышында Татарстанның бөтен җирендә күрсәтелә торган телеканал ачыкланачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенә Татарстан республикасы парламенты вәкиле итеп сайланды. Моңа кадәр әлеге вазыйфаны депутат, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов башкарган иде. Әмма аның депутат та, телерадиокомпания җитәкчесе дә булуы комиссия вәкиле булырга хокук бирми.

“Апрель аенда Телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда Татарстан Республикасының бөтен җирендә күрсәтелә торган телеканал сайлап алыначак. Конкурста “Яңа гасыр” телеканалы катнашырга гариза биргән иде. Әмма аның җитәкчесе Илшат Әминов берүк вакытта депутат та булганлыктан, комиссиядә вәкил вазыйфасын үти алмый”,– дип аңлатма бирде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10