ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

16 февраль 2017, 14:03

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә Күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары томан белән бәйле күз күременең кимүе турында кисәтә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр таратты.

Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, төнлә һәм 17 февральдә иртән Казанда һәм республикада урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак, ди синоптиклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10