ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Париж мэры Анн Идальгоны Казанга футбол турнирына чакырды

16 февраль 2017, 12:53 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Париж мэры Анн Идальгоны Казанга футбол турнирына чакырды Очрашуда Франция башкаласында милли бәйрәм Сабан туен үткәрү мәсьәләләре тикшерелгән.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Париж мэры Анн Идальго белән  күрешкән. Очрашу Казан Кремле Губернатор Сараеның сөйләшүләр залында узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Анн Идальго Казанга ике көнлек (2017 елның 15-16 февраль көннәре) визиты белән килде.

Рөстәм Миңнеханов Анн Идальгога тыгыз графигында вакыт табып, Казанга килгәне һәм, гомумән, республика белән кызыксынганы өчен рәхмәтен белдергән.

Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Париж арасындагы килешү дәвамлы нигездә ике яклы элемтәләр урнаштыруны, уртак проектлар планлаштыруны, мәгълүмат алмашын, туризм өлкәсендә, инвестиция эшчәнлегендә, мәдәни проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлекне күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов һәм Париж мэры Анн Идальго 2017 елда Парижда милли бәйрәм Сабан туен үткәрү мәсьәләләрен тикшергән (бу хакта килешү аннан алда Казан мэры Илсур Метшин һәм Анн Идальгоның очрашуында ирешелгән булган).

Моннан тыш, Татарстан Президенты туризм, спорт һәм мәгариф тармакларында элемтәләрне үстерүне әһәмиятле дип санавын хәбәр итте.

Үз чиратында, Париж мэры Анн Идальго бүген Татарстан һәм Казанның халыкара югарылыкта спорт чараларын әзерләү һәм үткәрүдә ирешелегән тәҗрибәсе кызыклы булын белдергән. Шулай ук Анн Идальго үзара хезмәттәшлекнең өметле өлкәләрнең берсе дип мәгарифне атады.

Рөстәм Миңнеханов туризм, спорт һәм бигрәк тә мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне көчәйтү идеясен хуплый.

Моннан тыш, ул Россиянең бер регионы буларак, Татарстанның төрле милләтләр һәм диннәрне үзара тату яшәтү өлкәсендә күпгасырлык тәҗрибәсе барлыгын искәрткән. Хәзерге Европада яңа җәмгыятькә яралаклашырга мәҗбүр мигрантлар белән бәйле кайбер проблемалар бар. Без бу юнәлештә дә хезмәттәшлеккә әзер, дигән Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Париж мэрын бу җәйдә футбол буенча Конфедерация кубогы вакытында кунакка көтеп калуын җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10