ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Чирмешәндә әфганчы якташлар очрашты

16 февраль 2017, 00:01

Чирмешәндә әфганчы якташлар очрашты Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 28 ел.

(Чирмешән, 16 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларны чакырып кунак иттеләр, дип яза районның “Безнең Чирмешән” газетасы.

Аларга өч дистә ел элек күргәннәрен кабат хәтерләрендә яңартырга җай чакты. Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 28 ел.

Район күләмендәге бу чарага Ватанны саклаучылар үстерүче кадет мәктәп-интернаты ныклап әзерләнгән, кунакларга бөтен яктан осталыкларын күрсәттеләр. Әлки районының Базарлы Матак авылыннан килгән “От Афгана до Чечни“ төркеменең чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Әфганстанда тугыз елдан артык дәвам иткән сугыш безнең республиканы да читләп узмый, анда 9 мең татарстанлы катнаша, 296 егетебез яу кырында һәлак була, 260сы гомерлеккә инвалид кала. Әле дә 546 татарстанлы сугышта алган яраларыннан сызланып яши, ә 220се алган яраларыннан һәм психик зыяннан тернәкләнә алмыйча, кайткач үлгән. 18 хәрбинең хатыны тол калган.

-Безнең районнан гына да әлеге сугышта 88 кеше катнашты, аннан цинк табутлар кайтмаса да, кызганыч, инде 20 әфганчыбыз арабызда юк, - ди Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин. - Бер якташыбыз сугыш инвалиды, 11 райондашыбыз сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Утыз Имән егете Фоат Газизов та Әфганстанда сугышның иң кызу чагында, 1983-86 елларда була.

-Ике елдан артык хезмәт иттем, алмаш килмичә безне аннан чыгармадылар, - ди сугышны үз күзләре белән күргән якташыбыз. - Әфганстанга 40 кеше кергән идек, 17әү демобилизацияләндек, һәлак булучылар да, яраланучылар да күп иде. Күз алдында өч иптәшем һәлак булды, БТРда 6 кеше минага эләктек. Бәхеткә, минем уң кулым гына яраланды, пеште, госпитальдә дәваланганнан соң кабат сафка кайттым. Шуннан соң “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләделәр.

52 яшен тутырган Фоат абый әле дә хезмәттәшләре белән элемтәдә тора. Нагорный бистәсеннән Николай Ермолаев белән аеруча еш очрашалар, Бәркәтәдән Равил Садриев белән дә элемтәләрне югалтмыйлар, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10