ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына пациент һөҗүм иткән

15 февраль 2017, 13:06

Чаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына пациент һөҗүм иткән Баш сөяге яраланган медикны хастаханәгә китергәннәр.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Чаллыда ашыгыч ярдәм фельдшерына ясалган һөҗүмнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“26 комплекста яшәүчеләрнең берсе чакыртуы буенча ашыгыч ярдәм машинасы урынга юнәлгән. Санитар автомобильнең салонында исерек хәлдәге пациентны караган вакытта, соңгысы фельдшерның башына суккан”, - дип сөйләде идарә вәкиле.

Шуннан соң вакыйга урынына полиция экипажы килгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре каршында пациентка ярдәм күрсәтелгән. Баш сөяге яраланган фельдшерны шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

Әңгәмәдәш фельдшер кызның хәзер больничныйда булуын хәбәр итте.

“Хәзер аның белән психологлар эшли, чөнки ул физик кына түгел, ә психологик җәрәхәт тә алган. Бу вакыйгадан соң аның эшенә кире кайтачагы турында берни дә әйтә алмыйм”, - дип өстәде Сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10