ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Уфада хатын-кызга йорт хайваны һөҗүм иткән

15 февраль 2017, 09:47

Уфада хатын-кызга йорт хайваны һөҗүм иткән Авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган хатын-кыз үзенә каплан һөҗүм итүен әйткән.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Уфада 22 номерлы хастаханәгә авыр хәлдә хатын-кыз китерелгән. Ул үзенә каплан (леопард) һөҗүм итте дип белдергән. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Вакыйга 14 февраль көнне кич булган. Табиблар башы һәм җилкәсе яраланган хатын-кызга тиз арада ярдәм күрсәткән. Хатын-кыз ашаткан вакытта, үзенә каплан һөҗүм итүен кабатлап торган. Кайбер мәгълүматларга караганда, җәнлек йорт хайваны буларак шәхси бакчада тәрбияләнгән.

Соңрак ачыкланганча, хатын-кызны каплан түгел, ә нәселле эт – овчарка тешләгән булып чыккан. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хайван тешләгән урынга охшаш яралар белән хатын-кызның хастаханәгә салынуын раслаганнар. Хәзергә хатын-кызның хәле һаман да авыр дип хәбәр ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10