ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хөкүмәт 2017-2019 елларга хосусыйлаштыру планын раслады

15 февраль 2017, 07:54

Ул вакыт эчендә бюджетка ел саен 5,6 миллиард сум акча керү фаразлана.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте 2017-2019 елларга федераль милекне хосусыйлаштыру планын бастырып чыгарды. Документка Россия премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федераль милекне хосусыйлаштыру планынан аңлашылганча, ул 477 акционерлык җәмгыяте, 298 федераль дәүләт унитар предприятие, унлап җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм меңнән артык башка төр дәүләт казнасында булган оешмаларга кагыла.

Программаны тормышка ашыру барышында шул вакыт эчендә бюджетка лидер-компания акция бәяләрен исәпкә алмаганда ел саен 5,6 миллиард сум акча керер дип фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10