ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәледә авылдашлар очрашты

15 февраль 2017, 09:00

Чүпрәледә авылдашлар очрашты Очрашу вакытында авылдашлар Шатрашанны социаль яктан төзекләндерү турында да сөйләштеләр.

(Чүпрәле, 15 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы Шатрашан авылында дөньяның төрле почмагында яшәүче авылдашлар очрашуы узды, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Оештыручылары Дамир хәзрәт Сатдинов Сембер шәһәрендә яшәсә дә, үзенең туган авылына еш кайта, мондагы халыкның тормыш – көнкүрешен кайгыртып яши торган үтә дә тынгысыз кеше. Узган елда да "Шатрашан укуларын" оештыручыларның берсе булган. Аның тырышлыгы белән Россиянең төрле шәһәрләрендә сибелеп яшәүче шатрашанлыларның бөтенесе дә диярлек авыл бәйрәменә кайткан иде. Ул чактагы кочаклашып – күрешүләрне, авыл чишмәсенә төшеп су эчүләрне, күз яшьләре аша чыккан шатлык мизгелләрен язып аңлатырга мөмкин дә түгел. Быелгы җәйдә дә алар "Шатрашан укулары" исеме астында үтә торган шундый зур чара оештырырга ният кылганнар. Район үзәгендәге "Чулпан" кафесында билгеләнгән очрашуга иллеләп кеше кайткан. Аларның күпчелеге калаларда яши. Эшмәкәрлек һәм бизнес белән шөгыльләнүчеләре дә бар. Үткән елда да алар авыл мәҗлесен уздыруга зур ярдәм күрсәткән.

"Бүген авылыбызда 106 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 300 гә якын кеше гомер кичерә. Район үзәгеннән шактый ук читтә яшәсәк тә, җитәкчелекнең даими игътибарын, ярдәмен тоябыз. Безнең авылыбыз гасырлар буе язгы ташу вакытында су басудан интегә иде. Дистәләрчә миллионлаган акча хисабына Зур Якла елгасының ярлары киңәйтелде, хәзерге вакытта авылны андый куркыныч янамый. Авылыбыз территориясендә цеолит чыгару карьеры ачылды, күптән түгел аны эшкәртү заводының беренче конвейеры сафка басты. Димәк, авылдашларыбызга эш урыны да булачак. Алдагы җәйдә мәчетебез янәшәсендә күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылырга тиеш. Шунда ук бер түбә астында фельдшер – акушерлык пункты да урын алачак. Ни дисәк тә, тормышыбыз яхшыра бара бит. Безнең халык бик уңган. Элек елларда бабайларыбыз тире эшкәртеп аннан җылы туннар, бүрекләр тегү буенча районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә дан тоткан, күпләп мал – туар, кош – корт асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Читкә китеп төпләнсәләр дә, авылдашларыбыз югалып калмады. Шул ук вакытта авыл белән араны да өзмиләр", – ди җирлек башлыгы Азат Садыйков.

Очрашу барышында Дамир хәзрәт Сатдинов узган елгы "Шатрашан укуларын" оештыруда иң актив катнашкан һәм төрлечә ярдәм күрсәткән бер төркем кешеләргә оештыру комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Дамир хәзрәтнең район җитәкчелегенә карата да әйтер сүзләре күп булды. "Александр Валерьевич, Сез районда христиан дине белән бер үк дәрәҗәдә исламны күтәрү буенча да зур кайгыртучанлык күрәсез. Турыдан – туры сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә район үзәгендә Җәмигъ мәчете сафка басты. Изге Кадыкай Абыз бабай зиратын төзекләндерү, андагы изге күлне чистартып сафландыру буенча да күп эшләр башкарылды. Рәхмәт Сезгә, Ходай Тәгалә үзегезгә нык исәнлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар насыйп итсен", – диде ул.

Район башлыгы Александр Шадриков шатрашанлыларның мондый башлангычларын бик хуплавын белдерде. Әйе, авылларны яшәтергә кирәк. Очрашу вакытында авылдашлар Шатрашанны социаль яктан төзекләндерү турында да сөйләштеләр. Урамнарны, зиратны, каберлекләрне тиешле тәртипкә китерү һәм яшелләндерү буенча куаклар утырту тәкъдиме белән чыгучылар да булды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10