ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Балтачның иң яхшы әйдаманы ачыкланды

15 февраль 2017, 03:00

Балтачның иң яхшы әйдаманы ачыкланды Балтач гимназиясе базасында "Иң яхшы әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабы узды.

(Балтач, 15 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач гимназиясендә үткән “Иң яхшы әйдаман” республика конкурсында 19 әйдаман ярышты, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Алар белемнәрен, сәләтләрен төрле конкурсларда сынадылар, үзләре белән таныштырдылар, Пионериянең 95 еллыгына багышланган эссе яздылар, залдагы балалар белән отряд әйдаманы буларак уен уйнаттылар, хәлиткеч биремнәрне үтәделәр, яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Бар яктан да сәләтле әйдаманнар авырлыкларны җиңеп чыктылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Котдусова – беренче, Чепья урта мәктәбеннән Айгөл Филлипова – икенче, Яңгул урта мәктәбеннән Ләйлә Мөбарәкова өченче призлы урын яулады.

Куныр мәктәбеннән Зөлфия Закирова, Салавычтан Ризәлә Нәфыйкова, Соснадан Данил Садыйков, Урта Көшкәттән Юлия Терентьева, Кече Лызи мәктәбеннән Татьяна Петрова, Балтач гимназиясеннән Нәргизә Хәкимова төрле номинацияләр буенча бүләкләнде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10