ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешәндә узган чаңгы ярышларында өч бертуган Тимирясовлар финишка беренче килде

14 февраль 2017, 23:00

Чирмешәндә узган чаңгы ярышларында өч бертуган Тимирясовлар финишка беренче килде Калган укучылар арасында да призлы урыннарны, нигездә, Иске Элмәле һәм Ульяновка авылларының яшь чаңгычылары алды.

(Чирмешән, 14 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән”, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәгендә, стадионда оештырылган “Татарстан чаңгы юлы – 2017” массакүләм ярышларында Сосновкада яшәүче бертуган Варвара, Юлия һәм Максим Тимирясовлар – өчесе дә беренче урыннарны яулады, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

Әлеге ярышларда катнашучылар арасында Чирмешәннән Заира Селезневага нибары 5 яшь. Иске Элмәледән 6 яшьлек Глеб Калмыков 9 – 11 яшьлекләр төркемендә стартка чыкты.

Иң өлкән катнашучы Шентала районыннан килгән Геннадий Епифанов булды, ул үз яшь төркемендә беренче урынны яулады. Сүз уңаеннан, аның тормыш иптәше Валентина Епифанова финишка икенче булып килде.

Гадәттәгечә, әлеге ярышларда мәктәп укучылары аеруча актив иделәр, хәтта һава температурасының түбән булуы да яшь спортчыларны куркытмады. Чаңгы узышларында полиция бүлекчәсе, хәрби комиссариат, балалар бакчалары, мәктәпләр, ветеринария берләшмәсе, район үзәк больницасы, авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары вәкилләре дә көч сынашты. Чарада Яңа Элмәле, Иске Котыш,Ульяновка, Иске Кади һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләреннән ишле командалар катнашты. Кайбер авыл җирлекләреннән исә бу ярышларга бер кеше дә килмәгән, югыйсә күрше Шентала районыннан да бездә оештырылган бәйгедә актив катнашучылар һәм бүләкләр алып китүчеләр булды.

Бу көнне дистанцияләрне гаиләләр, әти – әниләр белән буйсындыручылар арасында Сосновкадан Тимирясовлар гаиләсе–  беренче, Иске Элмәледән Колесниковлар икенче урын ияләре.

Иң беренче булып стартка 9 – 11 яшьлек малайлар чыкты. Аларның узышы иң күңеллесе булгандыр. Кемдер беренче метрларда ук чаңгысын югалтты, икенчесе таягын төшереп калдырды, бер – берсенең чаңгыларына басып, егылучылар да булды. Дистанцияне бөтенесе дә уза алмады, шулай да күпчелек финишка барып җитте. Бу төркемдә малайлар арасында Иске Элмәледән Игорь Захаров, кызлардан кадет мәктәп – интернаты укучысы Ксения Кучерова - җиңүчеләр.

Калган укучылар арасында да призлы урыннарны, нигездә, Иске Элмәле һәм Ульяновка авылларының яшь чаңгычылары алды. Ульяновкадан Варвара Тимирясова, 2нче Чирмешән урта мәктәбеннән Роман Акимчук, Ивашкинодан Ольга Андреева, шулай ук Данила Анисимов финишка беренче килделәр. Ир – егетләр һәм хатын – кызлардан Ульяновкадан Максим Тимирясов, Юлия Тимирясова, Шешминкадан Дмитрий Зубов, Сәләйдән Ольга Полозникова, Чирмешәннән Петр Захаров, Иске Элмәледән Марина Колесникова, хәрби комиссариатта эшләүче Валентин Прокопьев, Иске Кадидан Рәмзия Заһретдинова, Шенталадан Валентина Фадеева үз төркемнәрендә беренче урыннарны алдылар.

ВИП – узышка чыккан оешма, предприятие җитәкчеләре арасында Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдиновка тиңнәр булмады, ул финишка беренче килде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин һәм ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Мостафин – икенче һәм өченче урыннарда. Хатын – кызлардан Яңа Элмәле авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Инга Григорьева һәм Марина Темникова беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр.

Һәр төркемдә призлы урыннар алган чаңгычыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10