ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәй вокаль ансамбле - лауреат

14 февраль 2017, 07:17

“Злато” вокаль ансамбле Казанда рус хор музыкасы ачык фестивалендә катнашты

(Зәй, 14 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче “Злато” вокаль ансамбле башкалабыз Казанда узган рус хор музыкасы ачык фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.

Ансамбльнең җитәкчесе - Светлана Миронова. Шунысын да әйтик, бер ел элек кенә оешкан әлеге иҗат коллективы узган елның җәендә “Каравон” рус фольклоры фестиваленнән дә дипломант булып кайткан иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10