ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда Яшьләр үзәгендә кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе узды

14 февраль 2017, 06:00

Азнакайда Яшьләр үзәгендә кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе узды Ул көнне биредә 15ләп останың эшләре белән танышырга мөмкин иде.

(Азнакай, 14 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның Яшьләр үзәгендә оста куллы кешеләрнең иҗат җимешләрен бергә җыеп, күргәзмә оештырдылар, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Ул көнне биредә 15ләп останың эшләре белән танышырга мөмкин иде. Бу осталар арасында кемнәр генә юк: мәктәп укучылары, хуҗабикәләр, олы яшьтәге райондашларыбыз, яшь киленнәр...


–Кайсының гына эшләнмәләренә күз салсаң да, аларның зур тырышлык салынуын гына түгел, күңел халәтен, җан җылысын биреп башкарылуын да тоемлыйсың, – ди үзәк белгече Гүзәл Тимбакова. – Менә Актүбә бистәсендәге 2нче мәктәп укучысы Зәлия Гыйбадуллинаның төрле калыпларда ясалган хуш исле сабыннарын гына алыйк. Чын мәгънәсендә иҗат җимеше бит!

Унбер яшьлек Камилла һәм Радмила Минһаҗевалар күргәзмәгә килүчеләрне йомшак уенчыклары белән сокландырды. Аларның кофедан хуш исле “валентинкалары”н да Гашыйклар көнендә сөйгәннәренә бүләккә дип яратып алдылар.

73 яшьлек Альберт Гариповның агачтан эшләнгән көнкүреш әйберләре, сыннарына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Ничек шулай шома да, матур да итеп ясый белә ул аларны! Шкатулкалар, утыргычлар, мунча өчен кирәк-ярак, аш бүлмәсе әйберләре...

Агач остасы үзвакытында бу һөнәрчелеккә мәктәптә хезмәт дәресләрендә балаларны да өйрәткән. Ә инде пенсиягә чыккач, вакыты тагын да күбәйгән, аларны гаиләсе, якыннары өчен ясый.

Яшьләр үзәгендә мондый күргәзмә-ярминкәләрне истәлекле көннәр һәм бәйрәм чорларына туры китереп, квартал саен оештырырга ниятлиләр, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10