ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Спорт

Чүпрәле спортчысы Россия беренчелегендә призер булды

14 февраль 2017, 03:00

Чүпрәле спортчысы Россия беренчелегендә призер булды Пер Мускатинов Татарстан җыелма командасы составында кул көрәштерү буенча Россия беренчелегендә катнашты һәм өченче урынны яулады.

(Чүпрәле, 14 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Зур Аксу авылында яшәүче армспорт чемпионы Пер Мускатинов физик мөмкинлекләре чикле булган Татарстан җыелма командасы составында кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашты һәм өченче урынны яулады. Быелгы ярышларда Россия Федерациясенең 19 субъектыннан 100дән артык спортчы катнашты, дип яза районның "Таган як" газетасында.

Петр Мускатиновның мондый ярышларда катнашуы беренче түгел. Исегезгә төшерәбез, үткән ел да ул призлы урын яулап, Татарстан командасы составында Европа Чемпионатында көч сынады һәм әйбәт күрсәткечләргә иреште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, май аенда Будапештта (Венгрия) үтәчәк Европа беренчелегенә һәм сентябрьдә Польша шәһәрендә дөнья беренчелегенә үтәчәк ярышларга кандидатлар сайланачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10