ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кайбыч районы укучылары Яшь һөнәрчеләр төбәк чемпионатында призлы урын яулады

13 февраль 2017, 08:00

Кайбыч районы укучылары Яшь һөнәрчеләр төбәк чемпионатында призлы урын яулады Җиңүчеләр икенче дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

(Кайбыч, 13 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Казанда Халыкара мәгълүмати үзәкнең концерт залында “Яшь һөнәрчеләр”(WorldSkills) төбәк чемпионатын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, анда Кайбыч районы укучылары “Яшь һөнәрчеләр”(WorldSkills) төбәк чемпионатында призлы урын алучылар бүләкләнде, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Әлеге чемпионатта “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар да катнашты.

“Инженер дизайны” номенациясендә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфат Баһавиев, Иске Чәчкаб мәктәбеннән Баязит Хәсәнов анда икенче урынны яулады. “Түбә ябу” номинациясендә Федоровское мәктәбе укучылары Ярослав Романов белән Кирилл Макаров та икенче урында.

Җиңүчеләр икенче дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10