ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Спорт

Актанышлылар Россия чаңгы юллары ярышларына министр белән бергә чыкты

13 февраль 2017, 00:01

Актанышлылар Россия чаңгы юллары ярышларына министр белән бергә чыкты Актанышта "Россия чаңгы юллары-2017" ярышларында 1000нән артык кеше узышты.

(Актаныш, 13 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 12 февраль көнне Актанышта “Россия чаңгы юллары-2017” ярышларында 1000нән артык кеше узышты. Алар арасында нәниләр дә, әти- әниләр дә, җитәкчеләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде.

Чаңгы бәйрәмендә катнашырга махсус кайткан якташыбыз, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның тормыш иптәше Сәрия ханымның чаңгыга басуы, аларның ярышта актив катнашулары күпләр өчен үрнәк булып торды.

“Россия чаңгы юллары” ул – нәтиҗәләргә караганда, катнашу рәхәтлеге бирүче чара, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10