ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Җырчы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган

12 февраль 2017, 17:50 , Фото: соцсети

Җырчы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган Зыян күрүчеләр юк. Якыннары әйтүенчә, арган җырчы вакыйга вакытында йокысыннан да уянмаган.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Башкорт җырчысы Радик Юльякшин (тәхәллүсе Elvin Grey) юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга ярдәм иткән. Җәрәхәт алучылар юк. Якыннары хәбәр итүенчә, һәлакәт вакытында арган җырчы йокысыннан да уянмаган.

Elvin Grey көн саен диярлек концертлар белән чыгыш ясый. Февраль-апрель айларында гына ул 60 тан артык концерт бирергә уйлый. Шушы вакыт аралыгында җырчы Башкортстан, Татарстан республикалары, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Удмуртия, Марий Эл шәһәрләрендә җырлаячак. 25 март көнне җырчы Мәскәү, 13-14 апрельдә – Уфа, 27-28 апрельдә – Казанда чыгыш ясаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10