ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Спорт

Россия биатлончысы Светлана Слепцова дөнья чемпионатында соңгы тапкыр катнашуын җиткерде

12 февраль 2017, 13:43

Россия биатлончысы Светлана Слепцова дөнья чемпионатында соңгы тапкыр катнашуын җиткерде Бүгенге ярышта ул финишка 24 нче булып килде.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Австриядә (Хохфильцен) биатлон буенча дөнья чемпионатында бүген хатын-кызлар 10 чакрым арага лидер артыннан куу ярышында көч сынашты. Финишка килгәннән соң Россия биатлончысы, 30 яшьлек Светлана Слепцова быелгы дөнья чемпионаты аның өчен соңгысы булуын җиткерде.

"Биредә ярышларда катнашасым килә әле. Чөнки бу мине өчен соңгы дөнья чемпионаты. Ләкин бу чемпионатта башкача катнашу-катнашмавымны тренерлар штабы хәл итәчәк", – диде Слепцова.

Бүгенге ярышларда Германия биатлончысы Лаура Дальмайер җиңү яулады. Икенче урында – бала тапканнан соң кабат спортка әйләнеп Белоруссия спортчысы, Олимпия чемпионы Дарья Домрачева. Бронза медальне Чехиядән Габриэла Коукалова яулады. Россия спортчыларыннан иң яхшы нәтиҗәгә Ирина Старых иреште – 4 нче урын. Ә Светлана Слепцова финишка 24 нче булып килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10