ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан туристларны җәлеп итү буенча Россиянең иң популяр төбәкләренең беренче унлыгында

12 февраль 2017, 14:05

Татарстан туристларны җәлеп итү буенча Россиянең иң популяр төбәкләренең беренче унлыгында 250 мең чит ил кешеләрен исәпкә кертеп, үткән ел Татарстанда 2,9 миллион турист булып киткән.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан туристларны җәлеп итү өлкәсендә иң популяр Россия төбәкләренең беренче унлыгына кергән. Рейтингны “ТурСтат” агентлыгы әзерләгән.

Татарстан Республикасы – алтынчы баскычта. Аңа кадәр урыннарны, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Владимир һәм Приморье өлкәләре бүлешкән. Үткән ел Татарстанда, 250 мең чит ил кешесен исәпкә кертеп, 2,9 млн. турист булган. 2015 ел белән чагыштырганда, сәяхәтчеләр саны 7 процентка арткан.

Шәһәрләр арасында шундый ук рейтингта, Казан дүртенче урынны алган. Шулай итеп, ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләреннән генә калышкан.

Әлеге рейтинг 2017 елның 9 февраленә кадәр төбәк администрацияләре һәм чит ил турист офисларыннан алынган мәгълүмат буенча төзелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10