ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов имтиханда югары балл җыйган

12 февраль 2017, 01:00

Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов имтиханда югары балл җыйган 7 февральдә Бөтенроссия акциясе узып, ил күләмендә беренче тапкыр әти-әниләр рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды.

(Саба, 12 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 7 февральдә Бөтенроссия акциясе узып, ил күләмендә беренче тапкыр әти-әниләр рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды. Акция кысаларында Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тотты, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.

Бу көнне Татарстанда 866 ата-ана үз белемен сынады. Районыбызда да Саба гимназиясендә узган акциягә һәр мәктәптән быел 11 сыйныфны тәмамлыйсы укучыларның әти-әниләре һәм башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, җитәкче урынбасары Илнур Котдусов та кушылды.

«Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне Бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру. Әти-әниләр баланың имтиханга әзерлегендә зур роль уйныйлар. Баласының имтихан вакытындагы психологик халәтен аңлау әти-әни өчен бик мөһим»,- ди район мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сафина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10