ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә

12 февраль 2017, 06:00

Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.

(Әлки, 12 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә. Аларның балаларына 6 миллион сумга якын бурычлары бар, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Ул-кызларына тиеш булган акчаларны түләп торудан качып йөрүчеләрнең 20 се – хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бурычлыларның 34енә карата материаллар, алимент күчереп тору өчен, аларның керем алу (эш хакы, пенсия һ.б.) урынына юлланган. Ә 29 кешенең кайда яшәве билгеле түгел, алар эзләүдә. Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел инде шундый бер әлкилегә карата материаллар судка юлланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10