ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш “Россия чаңгысы–2017” акциясенә кушыла

12 февраль 2017, 07:00

Актаныш “Россия чаңгысы–2017” акциясенә кушыла Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.

(Актаныш, 12 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). “Россия чаңгысы–2017” 12 февраль көнне “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк, дип яза районның "Актаныш таңнары" газетасы.

Чара сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын барлау максатында оештырыла. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары – 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар – ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.

Бәйге җиңүчеләре “БлагоДарение” хәйрия фонды бүләкләренә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10