ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Азнакай хоккейчысы Эммануил Шәфиев милләтара турнирда чыгыш ясый

10 февраль 2017, 22:00

Азнакай хоккейчысы Эммануил Шәфиев милләтара турнирда чыгыш ясый Хоккей буенча беренче чыныгуларын Азнакайда алган 17 яшьлек спортчы бүген Башкортстан Республикасының “Салават Юлаев” командасында уйный.

(Азнакай,10 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”). Кичә Чехиядә яшьләр җыелма командалары арасында хоккей буенча Биш милләт турниры (“Турнир пяти нации”) старт алды, дип яза “Маяк” газетасы.

Команда составында безнең якташыбыз – азнакайлы Эммануил Шәфиев та бар. 17 яшьлек хоккейчы бүген Башкортстан Республикасының “Салават Юлаев” командасында уйный.

Эммануил Шәфиев биш яшендә беренче тапкыр бозга баса.

– Шәһәрдә боз сарае төзелгән генә еллар, үзем кечкенәдән футбол белән “җенләнгәч”, Эммануилны да футболчы итеп күрдем. Бер очрашуда шулай хоккей буенча тренер Радик Галиев: “Нишләп улыңны безгә алып килмисең?” – дип сүз катты. Әнә шуннан соң, тормыш иптәшем Регина белән киңәшләштек тә, хоккей түгәрәгенә бирдек. Беренче тренерыбыз Александр Уваров булды. Бару белән үзенә ошады, кечкенәдән бар җанын-тәнен биреп шөгыльләнде дисәң дә, һич ялганлау булмас. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, хоккей белән шөгыльләнү баладан гына түгел, ата-анадан да зур түземлелек сорый. Әгәр бердәм булмасаң, уңышларга ирешеп булмый торгандыр, – ди егетнең әтисе Айрат.

Бераз үсә төшкәч, Эммануилны Әлмәтнең “Нефтьчеләр” хоккей командасына чакыралар. Инде гомерен яраткан спорт төре белән бәйләгән егет узган ел әтисе белән илебезнең төньяк башкаласы Санкт-Петербургка китә һәм “Динамо” составында шәһәр чемпионатында җиңү яулауга ирешә. Күп тә үтми, Уфада узган Россия чемпионатында тырыш, үҗәт егетне күреп алып, тренерлар аны “Салават Юлаев” командасына чакыра.

Әлбәттә, Эммануилның Россия яшьләр җыелма командасына эләгүе Шәфиевлар гаиләсе өчен генә түгел, Азнакай өчен дә зур горурлык, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10