ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Kazan-Arena дөнья күләмендәге ярышларга беренче стюардларны әзерләгән

10 февраль 2017, 13:16 , Фото: vk.com/2kazanarenastudy

Kazan-Arena дөнья күләмендәге ярышларга беренче стюардларны әзерләгән Стюардлар мәктәбендә 2 меңгә якын кеше белем алган.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген Kazan-Arena стадионының конференция залында беренче тикшерүче-бүлүчеләргә рәсми рәвештә таныклык тапшырылды. Аларның барысы “Казань Арена STUDY” профессиональ стюардинг мәктәбендә махсус әзерлекне уңышлы үткән.

“Kazan-Arena” стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов әйтүченчә, стюардлар мәктәбен төзү фикере аның башына Лондонда “Арсенал” стадионын күреп кайткач килгән. “Мин бу эшне мондый югарылыкта башкарып булмас дип уйлаган идем. Ләкин без дә бу мәктәпне булдыра алдык. Конфедерацияләр Кубогы-2017 һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатында катнашырбыз дип өмет итәм. Мондый турнирларда катнашу – ул зур уңыш һәм бәхет.  Без сезгә, стюардларга, белем алу өчен максималь уңайлы шартлар булдырырга тырыштык”, - диде ул.

47 кеше алган таныклык (3се килеп җитә алмады) Россия футбол берлеге тарафыннан лицензияләнгән. Ул бу мәктәпне тәмамлаучыларга дөнья дәрәҗәсендә чаралар үткәрелгәндә чираттан тыш эшкә урнашырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, “Казан Арена” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Дмитрий Андреев бу таныклыклар Kazan-Arena арендачыларының барысына да ташламалар алырга ярдәм итәчәк дип белдерде.

Мәктәпнең эшчәнлеге дәвамында биредә 2 меңгә якын кеше белем алган. Шуларның 300 гә якыны үз теләге белән укуны ташлаган. Хәзер 500 гә якын стюард эшкә керешергә әзер. Элегрәк белем алганнар исә үз таныклыкларын заманча сертификатларга алмаштыра алачак. “Безнең төп принцип – ул клиентның һәрвакыт хаклы булуы, - дип искәртте Андреев. – Шуңа күрә ярыш вакытында без югары класслы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Шуның өчен без дөнья тәҗрибәсен җентекләп тикшердек, Европа һәм дөньяның бик күп ареналарында булдык. Шуңа күрә өметне акларга тырышырбыз”.

Стюардлар мәктәбендә белем алу бушлай. Монда 18 яшьтән 45 яшькә кадәр теләге булган һәркем йөри ала, дәресләр атнага ике тапкыр үтә. Kazan-Arena мәктәбенең төп максаты – хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү. Мәктәп программасында теоретик лекцияләр, объектта практик дәресләр, чын чараларда стажировка үтү, йомгаклау имтиханы һәм таныклыклар бирү каралган.

Булачак стюардларга психологик әзерлек бирәләр, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр, янгын куркынычсызлыгы нигезләре һ.б. белән таныштыралар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10