ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәй шәһәрендә милли көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылды

10 февраль 2017, 11:56

Зәй шәһәрендә милли көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылды Ике көн дәвамында 10 авырлык үлчәвендә ир-егетләр иң көчле көрәшчеләрне ачыклый.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир ачылды. Быел ул 54 нче мәртәбә уздырыла. Үз тарихында турнирның өченче мәртәбә һәм икенче ел рәттән Зәй шәһәрендә уздырылуы.

Соңгы еллардагы гадәт буенча, былтыр иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне ошбу көрәш турнирының ачылу тантанасында бүләклиләр.

Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче өчлеккә Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары күтәрелде. Моннан тыш, 4-6 урынарны алган командалар да бүләкләнде - Биектау, Теләче һәм  Казанның Яңа Савин районнары.

2016 елның иң яхшы көрәшчеләре дә бүләкләнде. Алар – Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Азат Нурмөхәммәтов (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) һәм Рамил Синәкәев (Әлмәт).

Елның «Иң яхшы яшьләр тренеры» исеменә Рафаэль Хәмидуллин (Мамадыш), Илнар Гәрәев (Түбән Кама) һәм Рузил Ганиев (Әлмәт) лаек булды.

Ир-егетләрне көрәш серләренә өйрәтүче «Иң яхшы тренер» булып Вакыйф Дәүләтшин (Казан), Җәүдәт Хөсәенов (Казан) һәм Рәкыйп Фәйзуллин (Чаллы) танылды.

Көрәшче һәм тренерлар гына түгел, ел дәвамында көрәш темасын яктырткан матбугат хезмәткәрләре дә акчалата бүләккә лаек булды.

Быелгы бәйгедә Татарстан һәм күрше-тирә төбәкләрдән – барлыгы 49  командадан 378 көрәшче килгән. Ике көн дәвамында ир-егет көрәшчеләр 10 авырлык – 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашачак.

Сүз уңаеннан, узган ел – Ильмир Камалиев (Яңа Савин районы), Ринат Шәйхетдинов (Зәй), Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Рамил Синәкәев (Вахитов районы), Ренас Кәлимуллин (Менделеевск), Ринат Хәйретдинов (Балтач), Радик Сәлахов (Зәй), Муса Галләмов (Теләче), Лениз Абдуллин (Вахитов районы), Сергей Павлик (Зәй) үз авырлыкларында чемпион калган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10