ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Республиканың иң яхшы спортчылары арасында өч чистайлы да бар

10 февраль 2017, 08:00

Республиканың иң яхшы спортчылары арасында өч чистайлы да бар
Исемлек Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматлары буенча тупланган.

(Чистай, 10 февраль, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә республиканың 2016 елда Татарстанның иң яхшы спортчыларын һәм тренерларын бүләкләү тантанасы узды. Исемлек Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматлары буенча тупланган. Республиканың иң яхшы спортчылары арасында өч чистайлы да бар, дип яза районның "Чистай хәбәрләре" газетасы.

Республикада спорт зур темплар белән үсә. Бик күп спорт комплекслары һәм мәйданчыклары ачыла, шактый күп спорт чаралары үткәрелә, Татарстан спортчылары даими рәвештә Россиянең җыелма командаларына эләгәләр. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, шундый җыелма командаларга Татарстаннан 600 кеше кертелгән.

2016 елда Татарстан 40тан артыграк халыкара һәм 150дән артыграк бөтенроссия, төбәкара беренчелекләре кабул итә, 100дән артыграк спорт төре буенча чемпионатлар, республика, шәһәр һәм районнар беренчелекләре уза. Мәскәү һәм аның өлкәсе генә безгә көндәш, әмма шундый көндәшлек бары файдага гына.

Чистай спортчылары Татарстанда спортны үстерүгә шулай ук саллы өлеш кертәләр. Чистай шәһәрендә Россиядә иң көчле армрестлинг мәктәпләренең берсе эшли, моны Чистай кул көрәшчеләре кат-кат исбат иттеләр, дөнья беренчелекләреннән һәм чемпионатлардан медальләр алып кайттылар.

Армрестлинг мәктәбенең өстен булуын бүләкләү тантанасында олимпияле булмаган спорт төрләре арасында иң яхшы спортчы итеп халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Европаның өч тапкыр чемпионы, армрестлинг буенча дөнья чемпионы Виктория Воронинаны (рәсемдә) танулары тагын бер кат раслый.

Ә моннан элегрәк «Уникс» концертлар залы сәхнәсендә «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2016» республика конкурсына йомгак ясалды. Ул берничә номинация буенча үткәрелде.

«Осталык» номинациясендә - олимпияле булмаган спорт төрләре, балалар белән тренировкалар этабында эшләүче тренер-укытучылар арасында беренче урынны «Батыр» спорт мәктәбенең армрестлинг буенча тренеры Камалов Радик Рәшит улы алды.

Иң дәрәҗәле «Камиллек» номинациясендә югары осталык этабында, дөнья аренасында балалар белән эшләүче тренер-укытучылар арасында Россиянең атказанган тренеры Уразгильдеев Фоат Әнвәр улы җиңүче булды. Фоат Әнвәр улы берничә буын чемпионнар тәрбияләгән тренер, аның ярдәме белән безнең шәһәрне абруйлы ярышларда чыгыш ясаучы кул көрәшчеләрен чыныктыру урыны буларак беләләр, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10