ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче районы Иске Җөри авылындагы гаилә йортында генерал- лейтенат Дәүфит Хәмәдишин булды

10 февраль 2017, 00:01

Теләче районы Иске Җөри авылындагы гаилә йортында генерал- лейтенат Дәүфит Хәмәдишин булды Дәүфит әфәнде Мәликә Гыйльметдиновага баларның һәрберсенә көндәлек башларга, шунда барсын да язып барырга тәкъдим итте.

(Теләче, 10 февраль, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова).  8 февраль көнне Теләче районының Иске Җөри авылында урнашкан гаилә йортына Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенат Дәүфит Хәмәдишин, аның урынбасары Рафаил Дәүлиев, Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хезмәткәрләре килде, дип яза "Теләче" газетасы.

Дәүфит Хәмәдишин балаларның, мәктәптән соң вакытларын ничек файдалы, күңелле үткәргәннәрен үз күзләре белән күрде. Балаларның кул эшләре дә анда бары соклану гына тудырды. Ул гаилә йортында тәрбияләнүче кызлар, егетләр белән аралашты, аларның киләчәккә булган уй-хыялларын белеште. Егет-кызларга спорт белән дуслыкларын тагын да ныгытырга кушты. Укучыларның төпле белем алырга омтылуы да генералны сөендерде.

Бу көнне Казан кунаклары балалар яши торган йортта да кунак булдылар. Аларның яшәү шартлары, хуҗалыклары белән таныштылар. Бүген биредә төрле яшьтәге тугыз бала тәрбияләнә. Мәликә ханым Гыйльметдинова аларның барысына да ана назын биргән. Мәликә ханым тәрбиягә алганда балаларның сәламәтлеге начар булган. Күп санлы операцияләр, дәваланулар үз нәтиҗәсен биргән. Язмыш кочагына ташланган сабыйлар Мәликә ханымга беренче көннән әни дип эндәшә. Балалар үзләренең олы йөрәкле әниләре турында видеоязма да әзерләгәннәр. Видеоязма Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишинда да яхшы тәэсирләр калдырды. Олы йөрәкле сабыйларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Балалар кунакларга  үзләренең сәләтләрен, талантларын күрсәтте.

Кече яшьтәге сабыйлар да олы йөрәкле Дәүфит Хәмәдишинны бик тиз үз итте, малайларның берничәсе аның алдына ук менеп утырды. Балалар тиз генә Дәүфит әфәндене җибәрергә теләмәде. Башкала кунагы алга таба да балалар белән элемтәдә торырга ышандырды.

– Үзем дә интернаттаукыганлыктан, ятим, ярдәмгә мохтаҗ балаларның хис-кичерешләрен яхшы аңлыйм. Без мөмкинлекләре чикле сабыйларга булышырга тырыша идек, үзебез дә бала булсак та, беркайчан да алардан көлмәдек. Мәликә ханым Гыйльметдинова кебек олы йөрәкле кешеләргә сокланырга кирәк. Арабызда андый кешеләр күбрәк булсын иде. Ятимнәргә көчебездән килгәнчә булышырга кирәк,- диде ул.

Дәүфит әфәнде Мәликә Гыйльметдиновага баларның һәрберсенә көндәлек башларга, шунда барсын да язып барырга тәкъдим итте. Бу киләчәктә үзләренә истәлек булыр дигән уйда ул, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10