ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәләр

10 февраль 2017, 01:00

Азнакайда юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәләр 2016 елда "Яшел ут" бәйгесендә район күләмендә икенче урынны яуладылар.

(Азнакай, 10 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Ел әйләнәсендә алар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торалар, бергәләп чаралар үткәрәләр: кечкенә балаларга шәһәр урамнарында юл йөрү кагыйдәләре аңлатыла, катлаулы хәлләрдән чыгу юллары күрсәтелә, дип яза районның "Маяк" газетасы.

2016 елда “ Яшел ут” бәйгесендә район күләмендә икенче урынны яуладылар.

“Кызыл, Сары, Яшел” тематик атналыгы кысаларында уздырырылган кичәдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләре буенча бик күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Алган белемнәрен кулланып, иҗади бәйгегә рәсемнәр ясадылар.

Бу эштә тәрбиячеләр ата-аналарның да ярдәмен тоялар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10