ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Икътисад, Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Бәя һәм сыйфат ягыннан көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерергә тиешбез

9 февраль 2017, 17:31 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Бәя һәм сыйфат ягыннан көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерергә тиешбез Президент көндәшлеккә сәләтлелек өчен ярты адым алда булу кирәклеген әйтте.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан икътисады һәм сәнәгате алдында торган төп бурыч – ирешелгән темпны саклап калу, яңа базарга чыгу. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанның Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының берләштерелгән коллегия утырышында шундый бурыч куйды.

“Бүген сәнәгать предприятиеләре көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, алар алдында стратегик бурычлар куябыз. Республика илнең куәтле төбәкләренең берсе, шул потенциалны саклап калырга кирәк. Сәнәгать продукциясе күләме буенча без инде 2 трлн. га якынайдык”, – ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть сәнәгатендә потенциалы зур булуын билгеләп узды. “Хәер, әле югары үзле нефтьләр, авыр чыгарыла торган запаслар белән эшләргә кирәк. Бездә эшкәртү буенча перспектива зур. Безнең бер заводта мазут ноль дәрәҗәсендә. Беренче кварталда “ТАИФ-НК” да эшләтеп җибәрәбез, бу зур уңыш. Быел ТАНЕКО да 6 млн тоннага нефть эшкәртү комплексы буенча эшне төгәллибез, яңа җиһазлар куела. Нефть сәнәгате җитди стратегиягә ия. Запаслар буенча авырлыкларга карамастан, 2025 елга кадәр нефтьчеләр нефть чыгару күләмнәрен саклап калу гына түгел, арттыру кебек җитди бурыч куйды”, – ди ул.

Республика җитәкчесе “Түбән Кама нефтехим” өчен каучуклар җитештерү күләмнәрен арттыру зарур булуын билгеләп узды. “Ул бүген синтетик каучуклар җитештерү буенча дөньяда "эре уенчы". Без быел башлый торган “Этилен-600” – “Түбән Кама нефтехим” үсешендә яңа бит. Этилен җитештерү икеләтә артачак дигән сүз”, – дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, “Казаноргсинтез” да производствоны киңәйтү буенча зур амбициоз бурычлар тора. “Казан авиация заводындагы эшләрне генә карагыз: модернизациядән соң без зур перспективалы яңа авиация заводы күрәчәкбез дияргә була. Казан вертолет заводында куәтле модернизация бара. Төрле модельләр рәте булу мөһим, җитештерә торган продуктларга заказлар булу зарур. КАМАЗда бара торган эшләргә дә өметләр бик зур”, – ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов бүген һәр муниципалитетның сәнәгать мәйданчыклары белән шөгыльләнүен билгеләп узды. Республикадагы махсус зоналарның 170 млрд. сумлык продукция биргәнен һәм моның зур сан булуын әйтте. Аның әйтүенчә, бу сан илнең кайбер төбәкләрендә сәнәгать продукциясе җитештерү күләменә тиң.

“Тормышның сыйфатын арттыру, тотрыклыкны тәэмин итү республика икътисады хәленнән тора. Без югары технологияле производстволар, күп түләүле эш урыннары булдырырга, белем бирү үзәкләре буенча җитди төстә эшләргә тиешбез. Махсус урта, югары белем бирү уку йортлары һәм, иң мөһиме, ресурс үзәкләре игътибар үзәгендә булу зарур. Барлык шушы юнәлешләр буенча министрлык, муниципалитетлар һәм товар җитештерүчеләрнең комплекслы эше кирәк”, – дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың ил күләмендә иң эре салым түләүчеләрнең берсе булуын билгеләп узды. “Без Идел буе федераль округында иң зур салым түләүче. Бу ил үсешенә безнең өлешебез. Бурычлар зур. Әйтелгән проектлардан башка көндәшлеккә сәләтле була алмаячакбыз. Конкурентлык өчен ярты адым алда булу кирәк. Без бәясе һәм сыйфаты ягыннан өстенлекле продукт җитештерергә тиеш”, - дип ул предприятие җитәкчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Президент шулай ук республика үсеше өчен федераль программалар әһәмиятен билгеләп узып, ил Хөкүмәте һәм Президентына рәхмәтен белдерде. “Аларның ярдәменнән башка Татарстан бу уңышка ирешә алмас иде”, – диде.

Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Президент үзе дә бүләксез калмады: Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең “Россия иминлеге өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне аңа хезмәт җитәкчесе Георгий Ивлиев тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10