ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә җылыну пункты ачылды

9 февраль 2017, 08:00

Әлмәттә җылыну пункты ачылды Салкын көннәр вакытында юлчыларның туңу, хәтта өшү очраклары булгалый.

(Әлмәт, 9 февраль, "Татар-информ" , "Әлмәт таңнары").  Республикада салкыннар тору сәбәпле ике җылыну пункты ачылды. Аның берсе Әлмәт районында урнашкан, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Ул Р-239 трассасының 250 нче километрында эшли. Палатка 30 кешене сыйдырышлы. Шулай ук 3 тәүлеккә җитәрлек азык-төлек, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Икенче күчмә пункт Алабуга районында урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10