ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Дин

Азнакайда Коръән уку бәйгесендә җиңгән дүрт кешегә хаҗга юлламалар тапшырылды

9 февраль 2017, 04:00

Азнакайда Коръән уку бәйгесендә җиңгән дүрт кешегә хаҗга юлламалар тапшырылды Азнакайда Коръәнне яттан уку буенча “Әсләм” республика бәйгесе үтте.

(Азнакай, 9 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”). Азнакайда Коръәнне яттан уку буенча “Әсләм” республика бәйгесе үтте, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Бәйгенең символик исеме «Әсләм» булуы юкка гына түгел. Аны әтиләре – район үсешенә зур өлеш керткән эшмәкәр, милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә уллары үткәрде.

– 14 ел дәвамында әтиебез истәлегенә көрәш турниры оештырып, җиңүчеләргә өч ел рәттән хаҗга юллама бирдек. Быел исә уйлаштык-уйлаштык та, әтиебезнең рух-шәрифләренә багышлап, Коръән уку бәйгесен үткәрергә ниятләдек.

Бәйгенең максаты – изге китапны дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү, – ди Рөстәм Шакиров.

Бәйгедә башкалабыз Казаннан да бихисап кунаклар катнашты, алар арасында республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бар иде.

Бу көнне бәйгегә республиканың кайсы почмагыннан гына килмәгәннәр: Әгерҗе, Кукмара, Буа, Биектау һ.б. район- шәһәрләрдән барлыгы 19 кеше Коръәннең соңгы өч өлешен яттан сөйләү буенча үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында балаларның да булуы – аеруча куанычлы.

Әнә, Биектау районыннан килгән Мәхәммәт Йосыпов чыгыш ясаганда, аңа сокланмаган кеше калмагандыр! 9 яшь кенә булса да, жюри әгъзаларының һәр соравына шартлатып җавап бирде ул.

Бәйгедә безнең район данын Исмәгыйль Зарипов яклады. 27 яшьлек егет изге китапның 10 өлешен яттан белә.

– Беренче карашка гына Изге Коръәнне ятлау мөмкин түгел кебек тоела. Әмма Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә ул. «Бер генә китап та Коръән ятланган кебек ятланмый. Бу – аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән үзенчәлек, ул аны шуның белән башка китаплардан аерып тора» диелгән хәдистә дә, – ди якташыбыз.

Бәйге шартлары буенча, 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулаучыларга Шакировлар гаиләсе олуг хаҗга һәм гомрә хаҗына ике юллама әзерләгән иде. Бу көнне үзләренең исемнәрен билгесез итеп калдырырга теләгән ике якташыбыз моңа кадәр хаҗга бармаган ике кешегә юлламалар бүләк итте. Шулай итеп, Коръәнне яттан сөйләү буенча республика бәйгесендә беренчелекне алган Нияз Минсабиров (Әлмәт), Эрнест Нәфыйков (Түбән Кама), Рамазан Идрисов (Зәй) олы хаҗга юлламалар оттылар.

Әгерҗе районыннан Мөхәммәтгали Корбановка гомрә хаҗына бару бәхете елмайды. Казан шәһәреннән килгән 12 яшьлек Инсаф Вәлиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин кулыннан кыйммәтле бүләк – ноутбук алды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10