ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

БДИга "Телдән сөйләү" өлешен кертү вакыты көз көне билгеләнәчәк

8 февраль 2017, 16:55

2017 елның көзендә Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында эшләнгән модельләрнең киң масштаблы апробациясе үткәреләчәк.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге 9 һәм 11 сыйныф укучыларының дәүләт аттестациясе системасына "Телдән сөйләү" өлешен кертү вакытын 2017 елның көзендә имтихан модельләре апробациясе нәтиҗәләренә карап билгелиячәк, дип белдергән идарә тармагы матбугат хезмәте. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге һәм Педагогик үлчәүләр федераль институты 2017 елның көзендә 9 сыйныфларның рус теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясендә "Телдән сөйләү" модельләре апробациясе дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча, Дәүләт йомгаклау аттестациясе системасына телдән сөйләү компонентын кертүнең формасы һәм сроклары турында карар кабул ителәчәк”, - диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелегендә 2017 елда йомгаклау аттестациясен тапшырган 9 һәм 11 сыйныф укучылары бары язма имтихан гына тапшырачак дип искәртелә.

Идарә тармагында хәзергә рус теленнән телдән тапшырыла торган имтиханның ике моделе барлыгын аңлатканнар. Беренчесе чит телдән тапшырыла торган имтиханнар моделенә охшаш. Ул махсус программа тәэмин ителеше һәм аудиогарнитурасы булган компьютер ярдәмендә алына. Икенче модель буенча имтихан комиссиясе әгъзалары белән сайланган темага әңгәмә оештырыла. Бу очракта аудиториядә бәйсез эксперт утыра һәм имтихан тапшыручының сөйләү сәләтен бәяли.

“2017 елның көзендә Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында инде эшләнгән модельләрнең киң масштаблы апробациясе үткәреләчәк”, - дип билгеләгәннәр идарә тармагында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10