ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Азнакайның лицей командасы JuniorSkils ярышларынан җиңү яулап кайтты

8 февраль 2017, 23:00

Азнакайның лицей командасы JuniorSkils ярышларынан җиңү яулап кайтты Ислам Ибәтуллин, Альбина Әхмәтова 10+ яшь категориясендә – беренче, Мансур Нуриев, Раил Сабиров 14+ яшь категориясендә икенче урынга лаек булдылар.

(Азнакай, 8 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Казанда «Яшь һөнәрманнар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты кысаларында узган JuniorSkils ярышларынан Рөстәм Сәитов җитәкчелегендә Азнакайның 4 нче лицее командалары «Прототиплаштыру» компетенциясендә җиңү яулап кайттылар. Ислам Ибәтуллин, Альбина Әхмәтова 10+ яшь категориясендә – беренче, Мансур Нуриев, Раил Сабиров 14+ яшь категориясендә икенче урынга лаек булды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

– Конкурс 4 көнгә исәпләнсә дә, балалар биремнәрне 3 көндә эшләделәр, һәр көнне 4 сәгать урынына 6шар сәгать шөгыльләнергә туры килде. Сынатмадылар, түзделәр. Нәтиҗәдә, без Бөтенроссия милли чемпионатына уздык, – ди Рөстәм Сәитов.

Команда моңа кадәр дә уңышлары белән куандырган: Санкт- Петербургта узган ачык чемпионатта, Казанда челтәрле ярышларда да җиңүгә ирешкәннәр.

Раил Сабиров белән Мансур Нуриев «Прототиплаштыру» түгәрәгендә икенче елын шөгыльләнәләр. Ә менә Ислам командага 3-4 ай, Альбина – бер ай элек кенә килгән һәм ярышларга да әзерлеге 1 атна гына булган.

Хәзер исә бөтен көчләрен Бөтенроссия чемпионатына әзерлеккә юнәлдерәчәкләр. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек: 4 нче лицей базасы республикада иң яхшылардан исәпләнә. Ярышларда 1 млн сумлык грант отып оештырылган түгәрәк ул. Чемпионаттан да 50 мең сумнан артыклык өстәмә җиһазлар белән бүләкләнеп кайтканнар.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10