ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республика буенча сөт җитештерү күләме арткан, шәхси хуҗалыкларда – кимегән

8 февраль 2017, 11:53

Республика буенча сөт җитештерү күләме арткан, шәхси хуҗалыкларда – кимегән Татарстанда хәзер көненә 3230,2 мең тонна сөт савыла.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда 2016 елда сөт күләме 1 процентка артып, 1770,4 мең тонна тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында савылган сөт күләме 3,3 процентка артып, 1066,2 мең тоннага җиткән. Шәхси хуҗалыкларда исә киресенчә, сөт күләме кимү сизелә. 2016 елда Татарстанда сыер асраучылар бары 562,9 мең тонна гына сөт савып алган. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 96,8 процент тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында мәгълүм булды.

Сүз уңаеннан, Татарстанда хәзер  көненә 3230,2 тонна сөт савыла. Узган елның 8 феврале белән чагыштырганда, үсеш – 5 процент. Бер сыердан уртача 13,8 килограмм сөт савып алына. Иң күп сөт савучылар арасында беренче бишлектә – Әтнә, Саба, Кукмара, Мамадыш, Балтач районнары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10