ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакай мәдәният идарәсе – республикада беренче

8 февраль 2017, 00:01

 Азнакай мәдәният идарәсе – республикада беренче Рейтингны билгеләгәндә 12 күрсәткеч исәпкә алынган.

(Азнакай, 8 февраль, "Татар-информ", "Маяк"). 2016 елгы эшчәнлекләре буенча Азнакай муниципаль районы мәдәният идарәсе республикада беренче урынга лаек булды, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен” билгесе һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Рейтингны билгеләгәндә 12 күрсәткеч исәпкә алынган. Ә мәдәни чараларга килгәндә, районда узган ел аларның саны 13 меңнән артып киткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10